ТӘПИЧӘ и. бот. Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан бармаксыман яки өч аеры яфраклы күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: лапчатка. Татарстанда үскән үсемлекләр арасыннан танин чималы булып, бүкчәлеләр семьялыгына кергән гади имәннең ялтыравыклы яшь кайрысы, --- розачәчәклеләрдән дарулы кызылбаш тамырчалары, шул ук семьялыкка караган төз тәпичә тамырчалары --- саналалар. Ф.Закиров. --- тәпичә тамырларын --- үсемлек маена кушып, бер сәгать буе су мунчасында җылыталар, үкчәнең ярылган урыннарына сөртеп, бинт белән бәйлиләр һәм төнгелеккә калдыралар. Мәдәни җомга |