ТӘПИ’-ТӘПИ рәв. 1) Тәпигә басып, тәпи йөреп. Сез әле бәләкәй чакта ук, тәпи-тәпи атлап киткәнче үк, дүрт аяклап мүкәләп йөреп, дөньяны, тормышны өйрәндегез. Т.Миңнуллин 2) Җәяү, җәяүләп. Станцага малаен муенына атландырып, чемоданнарын кулына тотып, тәпи-тәпи китеп барган. Т.Галиуллин. Үз гомерендә беренче мәртәбә хан кызы, тәпи-тәпи үз аяклары белән, тегүче Хәсән улы Галәветдингә җәяүләп кияүгә барсын әле! А.Гадел |