ТӘПИЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Җәяү бару, җәяүләп, атлап бару. Ике ара шактый ерак булса да, яшь ярымлык Ания әнисе белән янәшә бик кәефләнеп терек-терек тәпиләде. Г.Галиева. Алар, аллы-артлы, яшел чирәм өстендәге күлләвекләрне лычтыр-лычтыр китереп, өй ягына тәпиләделәр. М.Әмирханов 2) Йөри башлау, тәпи китү. Әйтерсең лә башка илләр шушы төбәктән әниләренең итәгеннән төшкәч тәпиләп киткән сабыйлар шикелле бар җиһанга таралган, чәчелгән кебегрәк килеп чыга. В.Имамов Тәпиләп китү Тәпиләргә керешү, тәпили башлау Тәпили башлау к. тәпиләп китү. Ерактан гына якын төсле ул, тәпили башласаң, тагын биш чакрым җыясың. Н.Гыйматдинова. --- вакыт узып, аякка баскач, мин ашханәгә үзем тәпили башладым. Д.Гыйсметдин |