ТӘПИ и. 1) Кош-корт һәм хайван аягы. Келәт кәрнизендә, кызыл тәпиләрен корсак асларына яшереп, күгәрченнәр бөрешеп утыра. Г.Бәширов. Бер читтә, башын алгы тәпиләренә салып, усал эт йокымсырап ята. И.Диндаров

2) Балалар аягы. Ул режим мәктәп балаларына гына түгел, әнә теге зур киез итекләрнең төбенә тәпиен җиткерә алмыйча --- йөрүче ташбаш малайга да кагыла. М.Мәһдиев. Каршысына, бәләкәй тәпиләре белән тып-тып басып, Гарсия йөгереп килде. К.Кара

3) сөйл. Аякның табан өлеше. Кояшлы язгы көн белән хозурланып, Уфа урамнары буйлап озак йөрде алар, аяк астында берөзлексез юеш кар һәм язгы су чыпырдады, чолгаулары юешләнеп, тәпиләре чыераганны да тоймадылар. Р.Мөхәммәдиев

4) сөйл. Нинди дә булса җиһаз аякларының кеше яки хайван аягы табанына охшатып эшләнгән, җиргә, идәнгә бастырып куя торган терәге; аяк. Эскәмия тәпиендә мәш килгән кырмыскалары да, колак артында быжылдап торган кигәвеннәре дә парлы, менә мин генә ялгыз, мин генә бәхетсез, дип уйлады ул [Әхмәтҗан]. Р.Рахман

Тәпи басу 1) Яшь бала егылмыйча аягында басып тора башлау. Әти, әйдә, минем беренче тәпи баскан көннәремне хәтерләп, рәсем яса! Н.Гыйматдинова; 2) Тормыш рәтләнү, хуҗалык җайга салыну. Яңасала да тәпи бассын, атларга да дәрт керсен! Г.Бәширов. Тәпи йөрү Чит ярдәмнән башка, яшь бала үз аягына басып, йөреп китү. Тәпи йөри башлагач, әбисенең туктаусыз кисәтеп торуына карамастан, өйалдына чыгып йөри башлый тиктормас. К.Җәмит. Тәпи китү к. тәпи йөрү. Дөньясы түгәрәкләнгән Фәридә тәпи киткән кызын кайнанасы кулына тапшырып эшкә чыкты. К.Кара. Тәпи сузу Үлү. Менә шулай тудыйм-судыйм ике тапкыр килсәң, ул арада теге түти тәпиен сузып куйса, менә сиңа мә – шәһәр уртасында ике бүлмәле фатир. М.Мәһдиев. Тәпи тоту Тустыру, аяк тоту. Минем үземнең, әлхәм шөкер, --- кемгәдер селәү дә саплаганым юк, сабыйларымнан башкаларны тәпи дә тотканым юк. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә