ТӘПӘЧЛӘ’Ү ф. 1) Тәпәч яки шуңа охшаш нәрсә белән суккалау 2) сөйл. Кыйнау Тәпәчләп алу Бераз, аз гына тәпәчләү Тәпәчләп ату Бик нык тәпәчләү Тәпәчләп бетерү Ахырга кадәр тәпәчләү, беткәнче тәпәчләү. Көлтә җәемен тәпәчләп бетерү Тәпәчләп ташлау к. тәпәчләп ату Тәпәчләп тору Әле, хәзер, күз алдында тәпәчләү; һәрвакыт, гел тәпәчләү Тәпәчләп чыгу Барысын да ахырга кадәр тәпәчләү, беткәнче тәпәчләү. [Хәлим] Җәемгә көлтә тезешә, бер кат тәпәчләп чыккач, көлтәләрне әйләндерергә булыша. И.Гази Тәпәчли башлау Тәпәчләргә тотыну Тәпәчли төшү Тагын да ныграк тәпәчләү |