ТӘПӘЧ и. 1. 1) Кыска һәм юан таяк. Кулларына бер башы йомры, икенче башы үткен итеп юнылган тәпәчләр тоттылар. Г.Гыйльманов. Халык, Атакай дәрвиш белән Кошчакны уртага алып, --- гөрзи, тәпәч, янпычакларын баш очына алгач, мирзаларның кикриге шиңде. Р.Батулла 2) Кузна, буралы һ.б.ш. уеннарда: тупырчыкларны, кузналарны сызыктан яки оядан бәреп чыгару, тәгәрәтеп җибәрү өчен ыргыта торган кыска таяк; аткы. Уен кызып кына барганда, мин, оядагы пушканы бер бәрүдә сугып чыгарыйм әле дип, тәпәчемне бар көчемә ыргыткан идем, бер шакмак чәчрәп китте. Р.Төхфәтуллин 3) Башактагы орлыкларны кою өчен, озын таякка каеш белән беркетеп куелган, көлтә җәеменә бәрә торган кыска таяк өлеше; чабагач таягы. Ындыр табагында төннәр буе Тәпәч белән ашлык сугулар. Р.Сәйфетдинов 4) күч. гади с., тирг. Аңгыра, миңгерәү, булдыксыз кеше турында. Тәпәч, бу бит Дәрвиш түгел, Кырлай авылы тимерчесе Абдулла малае Батырҗан бит. А.Гадел 2. с. мәгъ. 1) Юан агач таяктан ясалган. Гражданнар сугышында бер аягын югалтып кайткан Мәгънәви карт стена буендагы сандыкка кунакларга уйласа да, бөгелми торган тәпәч аяк бер якка да сыймады. Х.Мөдәррисова 2) күч. Зур, иләмсез, тупас. Штанга күтәрү буенча иң симез абзыйлар арасында чандыр гәүдәле Маратны күреп, ярышны алып баручы кызгылт тәпәч борынлы җирән судья башын чайкап елмаеп куйды. Д.Гыйсметдин |