ТӘПӘРЛӘНҮ ф. диал. Йомарлану, бөгәрләнү, бөрешү. Андый сөлге тиз тәпәрләнә, таушала, кыяфәтен һәм сыйфатын югалта. Безнең гәҗит Тәпәрләнеп бетү Тәмам, бик нык тәпәрләнү. [Нәзирнең] Сакал-мыегы җиткән, күзләре эчкә баткан, киемнәре тәпәрләнеп беткән. Х.Мөдәррисова Тәпәрләнеп яту Әле, хәзерге вакытта, күз алдында тәпәрләнгән хәлдә булу. Анда берничә кара тышлы мендәр ауный, шулар янында кыйммәтле атластан, бөтен түше алтынга манылган тәңкәләр белән тулы хатыннар киеме тәпәрләнеп ята. Г.Ибраһимов |