ТӘПӘН и. 1) Агачның үзәген чокып һәм төпләп ясалган кечерәк кисмәк. Алпавыт: «Әнә тегендә су белән туп-тулы бер тәпән тора. Һичбер чит аләтсез шул суның төгәл яртысын түксәң, [бәладән] коткарырмын», − дигән. Әкият. Иван бездән йөз баш ат, сигез ияр, биш тәпән бал, бер арба җофар, кондыз гына таләп итәр дип уйлыйсызмы? Р.Батулла

2) Гомумән кечерәк агач савыт. [Җиләклектән] Инде тәпәннәрне тутырмый кайтырга ни! М.Фәйзи

3) күч. Юан, тәбәнәк кеше турында. Тәпән Шакирга бу кушаматның ни сәбәптән ябышканын әйтеп тә торасы юктыр, чөнки тәпән дә тәпән, гәүдәсенә карасаң, бу да тәпән: Ходай юанлыкны мул бирсә дә, буй бирмәгән монысына. Ф.Баттал

Тәпән башы этн. Кымыз тәпәне янында утырып, кымыз салып өләшеп торучы кеше. Тәпән башы булып алырга өлгергән Федот --- савыт-сабаларны читкә этәрә-этәрә, аракыны бадьяга койды. Л.Зөлкарнәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә