ТӘПӘЛӘШҮ ф. сөйл. Сугышу, кыйнашу. – Бүсеренә тибегез, Тимерҗан, бүсеренә! – дип кычкырды Шәми, тәпәләшкән малайларны котырткан кебек. Р.Батулла. Теләсә кая кысылып йөрүчене дә, тәпәләшергә яратучыны да кичке уенда өнәп бетермиләр шул. Х.Гайнетдинов Тәпәләшә башлау Тәпәләшергә керешү. Син хәрәмләштең, син, дип, еш кына тәпәләшә башлыйлар. Сабантуй Тәпәләшеп алу Тиз арада, бераз тәпәләшү; тәпәләшергә дә өлгерү. Дусларча уйнап, шаярып, ара-тирә тәпәләшеп тә алып, дүрт ел яшәдек Гаптерәхимнәр өендә. Р.Ишморат. Көннәрнең берендә Искәндәр яшьтәше белән тәпәләшеп алды. М.Кәбиров Тәпәләшеп йөрү Төрле урыннарда, бик еш тәпәләшү. Мәскәүнең Манеж мәйданында һәм Петербургта меңләгән яшьләрнең, йодрыкларын чөеп, хакимияттән ризасызлык белдереп, милиционерлар белән тәпәләшеп йөрүе гади халыкны гына түгел, ил җитәкчеләрен дә сискәндереп җибәрде. Ватаным Татарстан Тәпәләшеп китү Кинәттән генә тәпәләшергә тотыну Тәпәләшеп тору Һәрвакыт, гел тәпәләшү; әле, хәзерге вакытта тәпәләшү; күз алдында тәпәләшү Тәпәләшеп яту к. тәпәләшеп тору. [Идрис белән Таһир] Тәпәләшеп ятканда, алар янына Таһирның әнисе – зур гәүдәле, юан аяклы, һәрчак усал калын тавышлы Рәисә апа килеп басты. Ә.Сәгъди. Колагымнан наушникларны алып, ни булды икән дип карасам, өч егет, үгез кебек акыра-акыра, автобус уртасында тәпәләшеп яталар. Татарстан яшьләре |