ТӘПӘЛӘ’Ү ф. 1) Суккалап тору; тәпәү, тәпәкләү. Нигә тик торганнан җирне тәпәли соң бу Хода бәндәсе? Г.Гыйльманов 2) сөйл. Кыйнау, тукмау, күп тапкыр сугу. Митя көндезгәчә үлеп йоклый, --- торгач, ике сәгать гимнастика ясый: гер күтәрә, коридор буйлап чаба, --- бүлмә почмагына эленгән бокс грушасын төя, тәпәли, соңыннан бозлы су белән юына. А.Гыйләҗев. Үзе ничә еллар буе тәпәләп эшләткән егетләрнең кулы астында калса, ни буласын яхшы аңлый ул. Ф.Садриев 3) күч. Кемне дә булса бик каты тәнкыйть итү, фаш итү. [Г.Камал] Үзенең сатирик талантын киң рәвештә җәелдереп, реакцион көчләрне тәпәләргә керешә. М.Гали 4) күч. Ашык-пошык, аннан-моннан гына эшләп кую. Ашык-пошык тәпәләгән җилкапкасы каерылып төшкән. Ш.Маннур Тәпәләп алу Тиз-тиз хәрәкәтләр ясап, бераз тәпәләү. Үземнән ике яшькә генә олы Азат еш кына мине тәпәләп ала. И.Гыйләҗев. Менә бу җен баласын тәпәләп ал әле! Х.Ибраһим Тәпәләп ату к. тәпәләп ташлау. Әллә соң «даһи» нәрсә тәпәләп аттым микән, дип пошаманга төшәрсең, билләһи! Р.Зарипов Тәпәләп бетерү Беткәнче, ахырга хәтле тәпәләү; бик нык тәпәләү. Сабах намазымны укып, тәпәлисе печәнне тәпәләп бетердем. А.Хәлим Тәпәләп ташлау Тиз арада тәпәләү. Шул чакыру авазы җитә калды, егетләр шәһәрнекеләрне тәпәләп ташладылар. Д.Каюмова. Урамда очратсалар, яшьләр тәпәләп ташларга да күп сорамаслар. К.Кара Тәпәләп тору Еш, әледән-әле тәпәләү; һәрвакыт тәпәләү. Мәктәптә дә көчлерәк малайлар әледән-әле тәпәләп торганнар үзен, көн саен чыгарган такмаклары өчен. Ф.Баттал. Бу дөрес хәбәр түгел, андыйларны чир ала димени, аюларны тәпәләп торган әзмәвер ич ул Иоанн! М.Әмирханов Тәпәли башлау Тәпәләргә тотыну. Госманның кистән алуын күрүгә, кол урыныннан торды да әмиргә ташланды һәм, аның кистәнен тартып алып, үзен тәпәли башлады. Әкият. – Безнекеләр өелешеп килделәр дә моның иптәшләрен тәпәли башладылар, – диде Көтек дигәне. Н.Харисова |