ТӘПӘЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. тәпәләү . --- үз даирәләрендәгеләрнең җиңел кулдан тәпәләнгән икенчел әсәрләрен дөньяга чыгару белән артыграк мавыгу аркасында, асыл максат күптән онытылганмы? Р.Зарипов. Үземне тәпәләнгән, мәсхәрәләнгән бер йолкыш итеп күз алдына китердем мин ул ишегалдында. Безнең гәҗит 2) диал. Баш аркылы атылу, мәтәлчек ату, мәтәлү Тәпәләнеп китү Кинәт кенә тәпәләнү. Вәлиев уң кулы белән элек Шамилнең җилкәсенә каерылып сукты. Шамил тәпәләнеп китте. А.Таһиров Тәпәләнеп тору Әледән-әле, еш яки даими тәпәләнү. Икенчел сафлыктагы романнар тәпәләнеп тору могтәбәребезне дә ифрат борчый икән... Р.Зарипов |