ТӘҢРЕ и. 1) Төрки, монгол, тунгус-маньчжур халыклары мәҗүсилегендә күкнең һәм бөтен дөньяның хуҗасы. Тәңре аны: «Улым, син монголларның императоры булырсың! Сине алда чиксез зур дан-шөһрәт көтә!» – дип яраткач, ничек үтертсен инде? А.Хәсәнов

2) Гомумән Аллаһ, Ходай. Тик шулай да күктән Тәңре күреп тора, синең кебек мин эчкерле, үчлекле түгел, Ямгырчы би! Н.Фәттах. Монголиянең вак комын ашавы, Казан пычрагын җыюы, элеккеге хатыннарының аңламавы өчен җибәрде аңа Тәңре Зөлфияне. Т.Галиуллин

Тәңре йорты Мәчет, гыйбадәтханә. Алар өчәүләшеп әкрен генә Тәңре йортына юл тотты. Ш.Маннур. Тәңренең биргәненә шөкер к. Аллага шөкер. Бай, гадәт буенча, Тәңренең биргәненә шөкер, дигән мәгънә белән ит өстенә карап бит сыйпады да табакны җылкычы атага табарак этәрде. Г.Ибраһимов. Тәңренең биргәненә шөкер, мине алыштырыр оланнарым бар, дип хыялланып ятты чирү башы. Р.Сәгъди. Тәңренең бирмеш көне Һәр көнне, көн саен. Әгәр хәзерге заманда үтә динле, шул ук вакытта табигать белеме белән дә бераз таныш бер aгайга, Кояш Тәңренең бирмеш көне Җир читендәге сасы суга төшеп байый икән, дисәк, сезнеңчә ничек, агай ышаныр идеме?.. Г.Гобәй. --- Иван Кузьмич, бик гадәти нәрсә турында гәп саткандай, сөйләнүен белде: – Ә бит адәм баласына Тәңренең бирмеш һәр көнендә теш арасына кыстырырга икмәк, җылыда йоклыйм дисә – утын, дөньяга чыгыйм дисә – кием-салым кирәк. М.Хәсәнов. Тәңренең язмыш көне к. Тәңренең бирмеш көне. Кичә-көндез ошбу җирдә, Тәңренең язмыш көне, Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне. Г.Тукай. Тәңре үзе генә белсен к. Алла белсен. Тәңре үзе генә белсен, ул караңгы бүлмәнең тын, куе караңгылыгы эчендә озын төннәрдә нинди серләр, нинди яшеренлекләр сакланадыр. Г.Ибраһимов. Тәңре үзе сакласын к. Алла сакласын. Ир балалар арасыннан Талгун кебек мөртәтләр үсеп чыкса... Тәңре үзе сакласын! Р.Сәгъди. Тәңре хакы өчен к. Алла хакы өчен. Зинһар, Тәңре хакы өчен җәяүлән! Р.Батулла. – Бөек Тәңре хакы өчен әйт, исемең ничек? – дип, түбәнчелек белән сорады. Ф.Яхин. Тәңре хакы өчен дә Бөтенләй, һич тә, бик аз гына да. Искиткеч бит, күк йөзендә Тәңре хакы өчен дә бер болыт юк. И.Нуруллин. Тәңре ярдәм бирсен к. Тәңре ярдәм итсен. Тәңре ярдәм бирсен юлчыларга! Г.Сөнгати. Тәңре ярдәм итсен Кемгә дә булса эше, киләчәк тормышы уңышлы булуын теләү сүзе; Алла ярдәм бирсен. Тәңре ярдәм итсен инде, бернишләп тә булмый. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә