ТӘҢКӘЧУАР и. Тәңкә-тәңкә булып торган аксыл, каралҗым таплары булган җирән яки күк төстәге (ат тур.). Татар телендә утыздан артык ат төсмере аерымлана: ак, акбүз, алмачуар, болан, бурлы (бурыл), бүз, бүртә, калтар, кара, кир, коба (куа), кола, коңгыр, кыярчуар, көрән, күк, күк ала, күкҗирән, сары, тимеркүк, таргыл, туры, тәңкәчуар, чагыр, чал, чалка, чуар, чел, чөлкәр, җара, җирән һ.б. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә