ТӘҢКӘ’ТИРЕЛЕЛӘР и. күпл. зоол. Өске тиреләре мөгез тәңкә белән капланган сөйрәлүчеләрне (кәлтәләр, еланнар, хамелеоннар) берләштерә торган отряд; русчасы: чешуйчатые. Башка рептилияләрнең икешәр пар очлыклары һәм һәр очлыкта тырнаклы бишәр бармагы бар. Алар дүрт отрядка бүленә: тәңкәтирелеләр, ташбакалар, крокодиллар һәм томшыкбашлылар. Т.Шакирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә