ТӘҢКӘЛЕ с. 1) Тәңкә белән капланган. Класска кереп утыргач та күз алдыннан тәңкәле балыклар китмәде. И.Диндаров. Тәңкәле балыктай вак дулкыннар сикереште. Ф.Җамалетдинова

2) иск. Бай, барлыклы, зиннәтле бизәнү әйберләре булган. Алмачуар тайларда, Тәңкәле кыз байларда, Бу ай үтеп, киләсе айда Без булырбыз кайларда. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә