ТӘҢКӘЛӘНҮ ф. Тәңкәне хәтерләтү; тәңкә рәвешен алу. Әйтерсең урман өстенә бриллиант тузаны яуган: бөтен җир – агач ботаклары, ачык урыннар – бар да уттай яна; мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр, һич туры карап булырлык түгел. Ә.Еники. Алтынчәч Линар белән янәшә йөзеп китте, кояш нурында тәңкәләнеп ялтыраган Идел киңлеген күрде, тәне суның салкынча назын тойды. М.Маликова

Тәңкәләнеп тору Гел тәңкәләнү; хәзер тәңкәләнү. Елга өсте тәңкәләнеп тора



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә