ТӘҢКӘ и. 1. 1) Яссы түгәрәк металл акча. Ул чүлмәктән унбиш көмеш тәңкә алган да, үгезен күл буенда калдырып, өенә йөгергән. Әкият. Кылыч борынлы, юка иренле дьякның кесәсенә алтын тәңкә дә шудырып карады, файдасы гына тимәде. М.Әмирханов 2) сөйл. к. сум I. Минем биш йөз тәңкә җитеп торырга да мөмкин аңа. М.Хуҗин. – Алдашкан кешеләрне яратмыйм, – дип, Хәләф тегенең учына биш тәңкә акча салды. Х.Ибраһим 3) Кайбер умырткалы хайваннарның, балыкларның, еланнарның тәннәрен саклый торган катламны хасил иткән түгәрәк формадагы юка мөгез матдә. Таҗиның әтисе балыкларны сөйри дә чыгара, сөйри дә чыгара. Ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. А.Алиш. Кайбер скатларның тиресе шома, ләкин күбесендә акуланыкына охшаган тәңкә һәм чәнечкеләр үскән. Т.Шакирова 4) Кайбер төр агачларның кәүсә кабыгын яки нарат, чыршы күркәләрен тәшкил иткән вак юка түгәрәк; кабырчык. Җете кызыл көрән төстәге башак тәңкәсенең өске кырые аксыл элпәсыман. Кызыклы ботаника. Тышкы чәчәк тәңкәсе тиресыман, башакчык тәңкәсеннән катырак, эчке чәчәк тәңкәсен һәм бөртекчәне нык кочып үсә – һәрвакыт каурыйсыман озын кылчыклы. Агулы үсемлекләр 5) Тимер акчага охшаган вак юка түгәрәк формасындагы берәр нәрсә. Күрдеңме бабаңны, түше тулы тәңкә! К.Тимбикова. Улының җәелгән сул кулында көмеш тәре белән көмеш түгәрәк тәңкә ята иде. З.Зәйнуллин 6) Сыеклык өстендә оешкан май һ.б.ш.ларның вак түгәрәк элпәсе яки кояш, ай һ.б.ш. утының кечерәк түгәрәк рәвешендәге чагылышы. Әнә су өстендәге көмеш тәңкәләргә кара. Нинди матур тибрәнәләр. Г.Әпсәләмов. Сәгать икедә ашханәдә берәр савыт өшегән кәбестә шулпасы бирелә. Аның өстендә тәңкәләр йөзеп йөри. М.Мәһдиев 7) Вак кар бөртеге. Тунына кар тәңкәләре очып-очып куна. Р.Вәлиева 8) Бизәнү әйбере буларак хатын-кыз толымына кушып үрелә торган, бауга яки тасмага таккан яссы металл түгәрәкләр, гадәттә, тимер акча; чулпы. --- толымнарының очына тәңкә урынына алсу тасмалар чачаклаган кызкайны бик тә ошата, бик тә. А.Хәлим 9) Түгәрәк формадагы вак, юка, яссы әйбер. Алтын тәңкәләрен коя каен, Бәлки, шулай хәер бирәдер? М.Сафин. Ул әле таллыктагы күл өстенә тәңкәләрен җәеп яткан төнбоек өстендә пәйда була, әле гүя аккошлар арасында йөзеп йөри. М.Хәбибуллин 2. с. мәгъ. шигъ. Вак, юка һәм яссы түгәрәк формадагы. Тәңкә карлар шундый эре ява, әйтерсең күктән әкрен генә, тын гына ак чәчәкләр коела. Г.Әпсәләмов ◊ Тәңкә кебек шалтырап (ялт итеп) к. иске бер тиен кебек. Тәңкә кебек шалтырап, тагын кайттым Көтү көтеп үскән җиремә. Ә.Ерикәй. Тәңкәнең икенче ягы Эшнең, мәсьәләнең күренмәгән, билгеле булмаган икенче ягы; нәрсәнең дә булса бик үк әйбәт булмаган яки кимчелекле ягы. «Таяк ике башлы», «Тәңкәнең икенче ягы да бар», ди халык. Р.Вәлиева. Хәер, артык саранлык, карунлык та – шул ук тәңкәнең икенче ягы: экономия хакында гына уйлап йөргән артык сакчыл, вакчыл адәмнәрнең яшәү рәвеше дә кызыгырлык түгел. Шәһри Казан |