ТӘҢГӘ’Л КИЛҮ ф. 1) Бердәй, бертигез булу. Саннары тәңгәл килү белән бәйле. Ф.Яхин. Яхшы тегелгән костюм кебек: үлчәмнәре тәңгәл килсә генә әйбәт нәтиҗә бирә. К.Сатиев 2) Берәр мәсьәләдә, билгеләрдә һ.б.ш.ларда теге яки бу яклары, сыйфатлары белән бердәй булу, бер-берсенә тиң килү. Талант иясенең идеаллары бүгенге көн обывательләренең таләпләре белән тәңгәл килә алмый. А.Гыйләҗев. Медицина белән дә шулай: авыру кешенең рухи омтылышы, теләге врачның рухи омтылышы, теләге белән тәңгәл килеп, гармониягә керә алса гына ул савыга, терелә... Г.Гыйльманов 3) мат. Берсен икенчесенең өстенә куйганда, бер-берен тулысынча каплау, бердәй, бертигез булу (сызыклар, фигуралар һ.б.ш. тур.). Турылар тәңгәл килә. Алгебра. Әмма кәгазьдәге култамгалар тәрәзәдә калган сызыкларга тәңгәл килмәгән. Ватаным Татарстан |