ТӘҢГӘЛЕНДӘ бәйл. 1) Нәрсәнең дә булса янында, тирәсендә. --- җыерчыклы бугаз төере тәңгәлендәге каты кылны кыру аның өчен гүяки үз тәнеңне кайрак белән кайрау, телеңне аркылы тешләп, тау чарлагындагы җиз үлән, кылган кыру кебек авыр эшләрнең берсе иде. А.Хәлим. Арт урамның уртасы тәңгәлендә, көнчыгышка карап, авызы яхшы ук зур чиләкнеке хәтле булып, бик зур чишмә чыгып ята. З.Зәйнуллин

2) Берәр нәрсә турысында, мәсьәләсендә. Утырышта алга таба чыгыш ясаучылар Башкортстанда һәм башка милли төбәкләрдә татар милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү тәңгәлендәге көнүзәк проблемаларга тукталды һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итте. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә