ТӘҢГӘЛ с. 1. 1) Бер-беренә тулысынча охшаган, бөтенләй туры килгән, тигез булган, бердәй. Дүртәр ритмик буыннан торган шигырь юллары тәңгәл булмаган өчәр буын булып яңгырый. Н.Хисамов. Тәңгәл почмаклар

2) Ярашлы, таман; кемгә яки нәрсәгә дә булса туры килерлек; урынлы, килешле. Монысының тавышы йомшак тенор, әйткәнемчә, гәүдәсенә тәңгәл. Г.Гомәр. Бу җирлектән аның хөррият заманына тәңгәл, күтәренке, оптимистик рух белән гади бәндә акылы җитмәслек эшкә алынган, шул эшкә ихлас, фидакарьләрчә бирелгән бер кеше булганлыгы ачык сиземләнә. М.Гайнетдинов

2. и. мәгъ. 1) Билгеле урын, җир, тирәлек. --- Кунакларга: «Ашкадарны карап китмибезме?» – дидем, чөнки Ашкадарның бу урыннан ерак түгеллеген дә, аның бу тәңгәлдә матурлыгы сакланганлыгын да беләм. С.Сафуанов. Инеш зур елгага койган тәңгәлдә эчләренә ком тулып, яртылаш җиргә күмелгән, яртылаш вә тәмамән җимерек көймәләр, алар тирәсендә язгы ташуларда котырган инешнең әллә кайлардан агызып алып килеп өйгән чүп-чар --- өемнәре аша сикерә-атлый, тауга юнәлделәр. А.Хәлим

2) Ян, як, тирә, туры. Аның маңгай агыннан өстәрәк тәңгәлдә баш сөяге җимерелгән булган. А.Хәлим

3) диал. Үзән, уйсу урын. Тәңгәлләрдә, аланнарда зәңгәр күлләр булып кар сулары җыелган. Г.Әпсәләмов

3. рәв. мәгъ. Бер-берсенә туры килерлек итеп, бердәй. Ул үзенең иңбашында Зинаның кулы бик ипле урнашуын, әйләнгәндә һәм йөргәндә, икесенең дә аяклары тигез һәм тәңгәл атлавын, үзенең сул учында Зинаның биле бик тә нәзакәтле ятуын сизде. Г.Рәхим

Тәңгәленә туры килү диал. к. өстенә басу. Китсәнә инде! Монысы нәкъ тәңгәленә туры килер дип уйлаган идем бит, әкият! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә