ТӘНСАКЧЫ и. Кемнең дә булса иминлеген саклау өчен ялланган, аны озатып йөрүче физик әзерлекле кеше. Фәтхулла хәзрәт мәчеттән чыгып киткәндә, Ишбулдин белән аның тәнсакчысы диварда ремонт вакытыннан бирле тырпаеп торган ике тимер чөйгә якаларыннан эленмеш хәлдә калдылар. А.Тимергалин. [Морза:] Тәнсакчыларына күрсәтеп: – Минем бөтен җир дә күзәтү астында, кош та үтә алмый. Г.Каюмов |