ТӘНЛЕ с. 1) Алдында килгән сыйфат белән тәннең шул сыйфатка ия булуын белдерә. Җарияләрнең кайсысы ап-ак тәнле, аккош кебек чиста. В.Имамов. Төптән юан, уртача буйлы, тыгыз тәнле бу егет Мәнвияне бөтенләй сихерләгән, дөресрәге, кыз үзе сихерләнгән иде. Р.Кәрами

2) Таза мускуллы, нык бәдәнле; итләч. Чанага, әлбәттә, тройка җигелмәгән, нибары бер алаша. Ләкин тәнле ат, ярыйсы гына юырта. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә