ТӘНКЫЙТЬЧЕ и. 1) Җитешсезлекләрне, кимчелекләрне күрсәтеп, берәр эш яки эшчәнлеккә бәя бирүче, тәнкыйтьләүче кеше. Дәрәҗәле тәнкыйтьчеләр, дәррәү күтәрелеп, Хәйдәр Әлим өстенә ябырылдылар, аны яклаучыларны да чагып бетерделәр. А.Тимергалин. Зиннур Мансуровның: «...һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына «тузга язмаганнар» кими төшәр», – дигән сүзләре белән килешмәүчеләр табылмас, дип уйлыйм. Г.Тарханова

2) Әдәби, фәнни һ.б.ш. тәнкыйть белән шөгыльләнүче белгеч. Габдрахман Сәгъди – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор. М.Җәлил. Ул [Ф.Әмирхан] Октябрь түнтәрелешенә кадәр үк татар мәдәниятенең үсешен тирән кызыксыну белән күзәтеп килгән, аңа гуманистик караштан чыгып әледән-әле юнәлеш биреп торган зур тәнкыйтьче, җәмәгать хадиме, телче, педагог булып та таныла... Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә