ТӘНКЫЙТЬЛӘ’Ү ф. к. тәнкыйть итү . Шахталарны ябуларын тәнкыйтьләп, мин газеталарга, телевидениегә бик күп интервьюлар биргән идем. З.Хәким

Тәнкыйтьләп алу Бераз, берникадәр тәнкыйтьләү. Алардан азрак көлеп тә, тәнкыйтьләп тә алдылар. Г.Шәйхетдин

Тәнкыйтьләп ату к. тәнкыйтьләп ташлау. Мәсәлән, кемнедер артык тәнкыйтьләп атырлар да, минем иҗатым аларга инде ошамый, нәрсәгә миңа иҗат итәргә дип, язуны ташларга мөмкин. Р.Исхакый

Тәнкыйтьләп бару Һәрберсен, булган берсен тәнкыйтьләү. Һәрбер җөмләне синтаксис, стилистика ноктасыннан тәнкыйтьләп барырга була. Л.Әбүдәрова

Тәнкыйтьләп бетерү Бик нык тәнкыйтьләү

Тәнкыйтьләп йөрү Һәрвакыт һәм бөтен җирдә тәнкыйтьләү. Заманында митингларда, җыелышларда, гомумән, теләсә кайда хөкүмәтне, депутатларны, президентны тиргәп, тәнкыйтьләп йөргән берничә кешене беләм мин. Р.Миңнуллин

Тәнкыйтьләп карау Тәнкыйтьләргә омтылыш ясау. «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре»ндә берәр шәхесне тәнкыйтьләп кара әле син... Н.Алан

Тәнкыйтьләп килү Күптәннән, электән үк, даими рәвештә тәнкыйтьләү. Шунысы гына бераз гаҗәпләндерә: Бердыевны моңа кадәр гел тәнкыйтьләп килгән җанатарларның, футбол белгечләренең бер өлеше отставкадан соң остазны яклаучылар сафына басты. Шәһри Казан

Тәнкыйтьләп китү Рәттән, берочтан барысын да тәнкыйтьләү. Әзһәр абый монда җитәкчеләрне дә, режиссёрларны да, драматургларны да тәнкыйтьләп китте. Р.Батулла

Тәнкыйтьләп ташлау Бик нык, пыран-заран китереп тәнкыйтьләү. --- артыграк тәнкыйтьләп ташладым мин аны бүген. Н.Фәттах. Белоруссия президенты А.Лукашенко Германия газетасына биргән интервьюында янәдән Русияне тәнкыйтьләп ташлады. Татарстан яшьләре

Тәнкыйтьләп тору Һәрвакыт, гел, даими рәвештә тәнкыйтьләү. Алай гына ерак китеп булса, мин үземне гел тәнкыйтьләп торыр идем. В.Нуруллин. Җитмәсә, адым саен кисәтү ясап, тәнкыйтьләп тора иде. Р.Габделхакова

Тәнкыйтьләп утыру Әле, хәзерге вакытта тәнкыйтьләү. Ренат Харис татар эстрадасын тәнкыйтьләп утыра. Р.Миңнуллин

Тәнкыйтьләп узу Сүз уңаенда, беррәттән тәнкыйтьләү. Татарстан мәгариф министры әлеге районнар турында хәбәр биреп, аларны тәнкыйтьләп узды. Р.Әхмәтвәлиева

Тәнкыйтьләп үтү к. тәнкыйтьләп узу. Дәреслекләр дә җитешми, шул ук вакытта укытучы программада бик авыр әсәрләр булуын да тәнкыйтьләп үтте. Х.Гайфуллина. Дамир Исхаков алга таба Татарстан парламентчыларының язу мәсьәләсендә ныклы бер карарга ия булмауларын тәнкыйтьләп үтте. Татарстан яшьләре

Тәнкыйтьләп чыгу Башыннан ахырына кадәр тәнкыйтьләү; тәнкыйтьләп чыгыш ясау. Бер мәҗлестә өлкән яшьтәге бер керәшен апасы хәзерге керәшен ансамбльләренең урысча такмакларны татарчага борып җырлау белән мавыгуларын тәнкыйтьләп чыкты һәм: «Чын керәшен җыруы менә болайрак була ул!» – дип, озын, борынгы көйне сузып җибәрде. Р.Шәяхмәтова

Тәнкыйтьли башлау Тәнкыйтьләргә керешү. Соңгы елларда яшьләр мине әсәрләремдә Ленинны уңай сыйфатлары белән телгә алган өчен тәнкыйтьли башладылар. М.Мәһдиев. Әгәр кызлар берәр егет белән танышса, тавышы калын, буе озын, чәче кара һ.б. сыйфатларын тәнкыйтьли башлый, үз идеалына туры килми дигән нәтиҗә ясый. Н.Садыйкова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә