ТӘНКЫ’ЙТЬ ИТҮ ф. Берәр эшнең, эшчәнлекнең кимчелекле, тискәре якларын, җитешсезлекләрен күрсәтү; тәнкыйтьләү. Югославиягә качкан барон Врангель дә, Парижга шылган Вакытлы хөкүмәт министры Милюков белән генерал Деникин да безнең Харбиндагы Себер хөкүмәтен тәнкыйть итеп чыккан. В.Имамов |