ТӘНКЫЙТЬ и. гар. 1) Берәр эш яки эшчәнлекнең кимчелекләрен, җитешсезлекләрен күрсәтү, дәлилләр белән нигезләп әйтү, кисәтү гамәле. Башкалар әйткәнне колагына алмый, ә инде үзенә карата чак кына тәнкыйть сүзе әйтүчеләрне дошман күрә, аларга ничек тә берәр явызлык эшләмичә калмый торган иде. В.Нуруллин. Тәнкыйть бит ул сиңа сыра да, ширбәт тә түгел. Д.Гыйсметдин 2) Фәнни, сәяси, матур әдәбият, сәхнә һ.б. әсәрләрне тикшерү, аларның уңай һәм кимчелекле якларын ачу белән шөгыльләнә торган махсус әдәби жанр. Проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть, халык авыз иҗаты һәм башкалар – бу әле бер әдәбият кына. Р.Газиз. [Ренат абый] Казанга күчеп килгәч, әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнә башлый: китапларга рецензияләр яза; хикәяләре, мәзәкләре, юморескалары басыла. Т.Нәҗмиев 3) Шул жанрда язылган хезмәт. Үзем турында язылган тәнкыйтьләрне, нәрсә язалар икән дип, настроением һәйбәт булганда гына укыйм. Һ.Такташ. Язучыларның бер-берсенең әсәрләрен укып тәнкыйть язу эше дә тукталды хәзер. М.Хәбетдинова ◊ Тәнкыйть күзе Игътибарны кимчелекләр эзләүгә юнәлтү. Ул бичара башындагы, кашындагы, артындагы һәрнәрсәгә, һәр төккә тәнкыйть күзе белән карый башлый. Р.Газиз. Тәнкыйтьтән өстен Бернинди дә кимчелеге юк, үтә төгәл, камил. Үзләрен тәнкыйтьтән өстен санап йөргән тәкәббер түрәләрнең кикрикләрен шәлперәйтү иде бу. Ә.Моталлапов. Тәнкыйтьтән түбән Иң аз, иң түбән таләпләргә дә туры килми торган, игътибар итәргә дә кирәге булмаган. Ә бу әсәр хәтта үзешчән түгәрәк күзлегеннән чыгып караганда да тәнкыйтьтән түбән тора. М.Җәлил. Тәнкыйть угы Тәнкыйть сүзләре. Укучылар газета чыгаралар, андагы тәнкыйть угы кемгә генә кадалмый?! Р.Газиз |