ТӘ’Н ҖӘЗАСЫ и. иск. Россиядә 1903 елга кадәр кулланылган, гаепле дип табылган кешеләрне физик авыртуларга дучар итүдән гыйбарәт җәза бирү төре (чыбык белән суктыру, камчы белән кыйнау һ.б.). [Мәхәлләдә] Җибәрелгән гаеп эшләр өчен еш кына тән җәзасы кулланылган, аны мулла сайлап алган авыл кешеләре башкарган. Р.Маликов |