ТӘНӘФЕС и. гар. 1) иск. Сулыш, тын алу гамәле. Бакчачылар, үләннәр, чәчәкләр арасында йөреп, саф һава тәнәфес иттекләреннән сәламәт булалар. Г.Рафикый

2) Берәр тамаша яки нинди дә булса эш барышында бераз ял итеп алу, төп шөгыльдән вакытлыча тукталыш. Шуңа күрә, симпозиум эшендә төшке ашка тәнәфес игълан ителүгә, мин юлдашларым белән, уңайлы форсаттан файдаланып, урамга ашыктым. И.Диндаров // Шул тукталып торган арадагы вакыт. Алгы рәттәге агайларның кайберсе [спектакль барганда] тәнәфестә үк чыгып сызган иде, хәзер тагы берничәсе, ютәлләштергән булып я авыртмаган эчләрен тотып, ишеккә юнәлде. А.Тимергалин

3) Мәктәптә, уку йортларында бер дәрестән икенчесенә күчкәндә ял һәм әзерлек өчен бирелгән вакыт арасы. Озын тәнәфестә тугызынчы сыйныф малайлары Айратны уратып алды, һәм төрле яклап киңәшләр ява башлады. А.Гыймадиев

4) Нинди дә булса гадәтләнгән яшәештән, эшчәнлектән яки шөгыльдән өзеклек, тукталыш. Өч еллык тәнәфес нәрсә ул? Г.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә