ТӘНӘЗЗЕ’Л ИТҮ ф. иск. 1) Төшү, түбәнләнү. Ләкин соңрак заманнарда Зәйнүш абыстайның яшь вакытлары үтеп, һиммәте азайды, куәте тәнәззел идеп, шөһрәте дә кимеде. Р.Фәхреддин

2) Кечекүңеллелек күрсәтү, түбәнчелек итү. Кыйнавыма соңыннан үкенеп тә, гафу үтенергә тәнәззел итмәгән идем. М.Фәйзи

3) Үз дәрәҗәсен төшерү, үз-үзен түбәнсетү. Сабир мулла гаять голулектә улып, берәр-икешәр генә кичлек хатынларны, бер аергач, кайтарып сөйләмәгә вә телгә алмага тәнәззел итмәс иде. Г.Камал. Бер-берсен чын күңелдән сөешкән, бер-берсе өчен җан бирергә әзер булган ике яшь күңелне бер-берсеннән аеру кадәр рәхимсезлеккә тәнәззел итүеңә сәбәп ни?.. М.Фәйзи

4) Кабахәтләнү, түбәнлеккә, кабахәтлеккә төшү, мораль яктан түбән төшү. Менә ни дәрәҗәгә хәтле тәнәззел итә ала кеше... Хайваннан да түбән... Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә