ТӘН и. фар. 1) Кеше яки хайванның бөтен әгъзалары белән берлектәге гәүдәсе; сын, бәдән, җәсәд. Иртә таңнан караңгы кичкә кадәр берөзлексез йөгереп, чабып, эшләп йончыган, арыган тән шушы тынлыкта акрын гына изри, ойый. Г.Бәширов. Бөтен тән: баш та, аяклар да, куллар да, гәүдә дә ут яна. Р.Вәлиев

2) Җанның физик тышчасы, ул урнашкан матди җисем. Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән – матур, изге, бөек яшәү белән яшисем килә. Г.Бәширов. Юк, мин сезгә, бары тик шул тән өчен тотылган байлыкларның, тырышлыкларның, белемнең беразын гына булса да җан өчен тотсак, күпме исәпләп бетермәслек файда булыр иде, диюем генә... Г.Каюмов

3) Гәүдәдәге ит, мускул катламы. Йомарлам май сыман тыгыз тән, егет кочагына керүгә, башта ничектер калтыранып куйды һәм шундук эреп, таралып төште... Р.Мөхәммәдиев. Сулыш алырга тырышкан саен, тимерчыбыкның очлы тешләре аның тәненә тагын да тирәнрәк кадала бара. А.Хәсәнов

4) Гәүдәдәге ит, мускул өслеген тышкы яктан әйләндереп алган катлам; тире. --- кояш нурларын мул сеңдергән тән, шоколад исе аңкып торган куе, аксыл сары чәчләр, зифа гәүдә, төз аяклар... Д.Гыйсметдин. Бәләкәй генә борын, уймак ияк, ярым ачык тулы иреннәр, ефәк төсле шома тән – Ходай Тәгалә тудырган гүзәллеккә таң калырлык, күреп туймаслык. К.Кара

5) күч. Агачларның, үсемлекләрнең кабык астындагы катламы; үзагач. Пар нарат бөтенләй корып бетә язган, --- кабыклары да кубып, карт тәннәре шәрәләнеп калган. Г.Бәширов

6) күч. Кабык үзе. Вакытлар узу белән, чыршы тәнендәге җәрәхәтләр төзәлә. Г.Гыйльманов

Тән ватылу Физик ару, талчыгу, йончу. Юлда тән ватылып килү үзен сиздерә иде әле, ашаганнан соң, күзләр йомыла башлады. К.Кара. Тәнгә йокмау Ашаса да көрәймәү, симермәү (терлек тур.); тазармау, тулыланмау (кеше тур.). – Әнә кабыргалары бармак белән санарлык, ашаганы тәненә йокмый, төртсәң аварга тора, – дип, кырыкмышны хурларга тотынды. А.Хәсәнов. Тәнгә салкын су сипкән кебек Кинәт авыр тәэсир итеп, курку, оялу һ.б.ш. хис барлыкка китереп. --- сүз кайнар тәнгә салкын су сипкән кебек тәэсир итсә дә, сиздермим. Эчемнән, гөнаһлану кемнән калмаган да, без кемнән ким, дип куям. Р.Рахман. Тәнгә яту Килешеп тору, килешле булу. Тәнемә ятып торган бу күлмәгем әле дә сандыкта саклана. М.Яһудин. Тән кабыгы Җан, рух, йөрәк, күңелдән аермалы буларак кешенең физик гәүдәсе, бәдән. – Белмим инде, Рахил, – дип сөйли аның тән кабыгы, – башым буталды хәзер. Яратуын яратмыйм инде мин аны, үзең күреп торасың ич, яратырлык җире бармы? К.Кара. Тән куну Көрәю, симерү (терлек тур.); тазару, тулылану (кеше тур.). Көзгә таба, тән кунгачрак апкилсәң, килере күбрәк булырые, ә болай баш урынына баш алырлык акча җыя алырсың микән? В.Нуруллин. Тән куырылу Берәр тышкы тәэсирдән бөрешеп килү, кузгала алмаслык халәттә тору. Тиленең карашыннан тән куырыла иде. Н.Гыйматдинова. Тән кую Ашау-эчү җитмәүдән яки авырудан ябыгу. [Хәмит:] Кулдан килгәнчә тырышырмын, якташ. Ничек тә тән куярга ирек бирмәм... М.Хәсәнов. Тән салу к. тән кую. Тән сату Фахишәлекне кәсеп итү. Алыпсатарлар берне бишкә арттырып саталар, карак чиновниклар дәүләтне савалар, бизнесменнар надан халыкның эшләгәнен ашыйлар, бандитлар көпә-көндез кычкыртып талыйлар, фахишәләр тән сатып байлык җыялар. К.Кара. Тән чымырдау Тәндә җиңелчә калтырау тою, тән буйлап салкын йөгерү. Тән язу Физик эш эшләп яки хәрәкәтләнеп, гәүдәнең оешканлыгын бетерү, гәүдәгә сыгылмалылык өстәү. Ә Пётр патша үзе инде күптән аягына күтәрелгән һәм ул хәтта, --- кулына көрәк һәм кәйлә тотып, тән язып алырга да өлгергән иде. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә