ТӘМУГ и. 1) дини Дөньяда гөнаһ кылучылар үлгәннән соң җәза күрәчәк урын; җәһәннәм. Менә шул малай үзе дә бик эт авыз нәрсә, ди: «Алла да юк, мулла да юк, оҗмах та юк, тәмуг та юк – бары да шып-шыр, тип-тигез», – дип әйтә икән, ди. Г.Ибраһимов. Ә менә әнинең әллә ни исе китмәде. «Җитте сезгә, аның каравы остаз суккан җир тәмугта янмый…» – диде әни. Г.Гобәй

2) күч. Физик һәм рухи яктан түзеп булгысыз шартлар, шундый шартлар булган урын. Куркытмагыз әле тәмуг белән, Тәмугларның иң хәтәре җирдә. Ф.Зыятдинова. Тик Сәбилә бу йортка төшәчәк килен өчен борчылудан туктамады. Бала гына бит әле – унҗиде яшь. Чәчкәдәй чагында Гариповлар тәмугына килеп кермәсә булмый микәнни?! З.Мурсиев

Тәмуг базы к. җәһәннәм базы. Әйләнчек чире йоккан сарык кебек, шыксыз тәмуг базында ике-өч адым саен борылырга туры килгәнгәме, Иргалинең башы әйләнеп, күңеле болгана башлады. М.Хәсәнов. Тәмуг газабы к. җәһәннәм газабы. Бөкләп кенә ташлаячак, тәмуг газапларын күрсәтәчәк. Ф.Яхин. Тәмуг кисәве 1) Һичшиксез тәмугка керергә тиешле гөнаһлы кеше. – Матчадагы балта эзе антымны һәр көн искә төшереп торсын, әгәр антымны бозсам, Раббым Аллаһым, үзең иң каты җәзаңны бир, миннән тәмуг кисәве яса! – дип әйт. З.Мурсиев; 2) тирг. Гөнаһлы эш эшләүдән тартынмаган, оятсыз, вөҗдансыз кеше. Хәзер үк чыгып кит, тәмуг кисәве! К.Нәҗми. Тәмуг кисәүләре, телләрегез корып китеп, Алланың каһәренә очраган кяферләр! Ә.Айдар. Тәмуг уты 1) Чыдап булгысыз эсселек; 2) Чыдап булмаслык авыр шартлар; газап, михнәт. Яшьлегендә өзелеп сөйгән ярларының сүзсез рәшәләреме, --- әллә инде йөрәгендә булган сөю хисен иң каһәрле – сугыш дип аталган тәмуг утының ялмап йотуымы, әллә башка сәбәпләрме, ул күп вакытта хисләрен тышка чыгарырга, хәтта гомер буе дөнья көткән хатыны белән дә уртаклашырга ашыкмады. Х.Мөдәррисова. Тәмуг утыны гади с. тирг. к. тәмуг кисәве (2 мәгъ.). Тәмуг чукмары к. тәмуг кисәве. Тәмуг чукмары, синең белән гөнаһка батып бетәрсең, тәүбә, тәүбә! Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә