ТӘМСИ’Л ИТҮ ф. 1) Охшату, нәрсә беләндер тиң күрү 2) Нәрсәнедер гәүдәләндерү, чагылдыру, шуның чагылышы, үрнәге, мисалы, символы булып тору. Крылов бабайның баснялары, һәрвакыт, һәркемнең кыланышын тәмсил итеп күрсәтер өчен кыямәткә кадәр ярарлык бер көзге, дисәк, ялган түгелдер. Г.Камал. Мәсәлән, Я.Экман язганча, бу ядкәр, «кыпчак телен тәмсил иткән әсәрләрнең берседер». Гасырлар авазы 2) Берәр кеше яки оешма һ.б.ш. исеменнән эш йөртү, шуның вәкиле булып тору, вәкиллек итү. Олимпия уеннарында илне тәмсил итү |