ТӘМСИЛ и. гар. иск. 1) Кемнедер, нәрсәнедер кемгә яки нәрсәгә дә булса охшату, чагыштыру. Без Думаны моннан мөкаддәм бер номерымызда да шул ике хайван хәленә охшашлы дигән идек, ләкин хәзер безнең бу тәмсилемездә хаклы икәнемезне Зурабов нотыкы тугрысында булган вакыйгалар бигрәк тә ачык күрсәткәнлектән, янә шул тәмсилемезне тәкрарладык. Г.Тукай

2) Чагыштыруга үрнәк булган әйбер яки зат. – Берничә сәгатьтә бу кадәр җирләрне сәер итмәк мөмкин түгелдер, – дип, золмәте җәһаләттә калдылар. Бәс, бу бабта берничә тәмсил бардыр. К.Насыйри

3) к. мәсәл. Шуның өчен бу тәмсилне укып чыксаңыз, зарар тапмассыз. Г.Тукай. Кечкенә тәмсилем бар, тезеп булса, Тыңларсыз, бәлки, сез дә, кызык булса. Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә