ТӘМСЕЗЛЕК и. 1) Тәме начар булу, тәмсез булу сыйфаты; начар тәм. Силос дигәннәрен авызга ала торган түгел, димен. Тәмсезлеге генә бер хәл. Исе... М.Садыйков

2) күч. Сүзләрнең, сөйләшү рәвешенең ямьсезлеге, дорфалык, тупаслык. Телләрендәге тәмсезлек үзеннән-үзе колакны сагайтырга мәҗбүр итте. Авыл офыклары

3) күч. Күңелсез вакыйга, кирәкмәгән, килешмәгән кыланыш, эш-гамәл. Аның күңеле инде шактый тынычланган, мәҗлестә булып үткән тәмсезлекләр каядыр таралып киткән, күңел түрендә япа-ялгыз булып Фәлинә генә торып калган иде. Г.Рәхим. Нинди гауга, нинди тәмсезлек булган дидең син сунарда? Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә