ТӘМСЕЗЛӘШҮ ф. урт. юн. Кем беләндер араны бозу, үзара талашу, ызгышу, ачуланышу, тиргәшү. Җитмәсә, кичә вахтага кызмача килде, тәмсезләште, искә төшерергә чирканыч сүзләр әйтеп җанымны мәсхәрәләде. Җ.Рәхимов. Кайчак тыелып та калып булмый, кычкырып җибәрәм. Тәмсезләшергә туры килә. Х.Камалов

Тәмсезләшә башлау Тәмсезләшергә тотыну. Әллә тәмсезләшә башлаганнар инде? А.Гыйләҗев

Тәмсезләшеп бетү Тәмам тәмсезләшү, эш тәмсезләшүгә үк барып җитү. Әйберләрен басмасалар, үзен аңламауларына, аңа юл бирмәүләренә сылтады, талантны кысалар дип адарынды һәм күпчелек редакция халкы белән тәмсезләшеп бетте. Ә.Әминев

Тәмсезләшеп йөрү Озак вакыт тәмсезләшү. Сез болай улыгыз белән тәмсезләшеп йөреп, әниегез рәнҗеп ятар дип курыкмыйсызмы? Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә