ТӘМСЕЗЛӘ’Ү ф. 1) Үз тәмен бозу, юкка чыгару, тәмен алу; тәмсез тәм бирү, тәмсез итү. Ә бит тормыш – шул ук кое. Һәр тормышның чиста суны тәмсезләп тора торган катламы бар. Ә.Гаффар

2) күч. Сүз, әңгәмә, мәҗлес һ.б.ларның агышын килешмәгән, күңелгә ятышсыз якка бору, кәефне бозу. Авызымны тәмсезләп, бүтән бер сүз дә әйтмим бу ике аяклы этләргә, тәкъдиремдә язганы булыр... Г.Тавлин

3) күч. Мөнәсәбәтләрне бозу, үпкәләтү

Тәмсезләп бетерү Бөтенесен дә тәмсезләү; тәмам тәмсезләү

Тәмсезләп кую Көтмәгәндә, кинәт тәмсезләү. Мин дә шулай студент булачакмын, дигән тәмле уемны артка чигереп, алда – томаннар аръягында – өч елың бар әле, үзе бер гомер, дигән уй тәмсезләп куя. М.Галиев

Тәмсезләп тору Һәрвакыт, әледән-әле тәмсезләү. Капитан гомере буе шул яра белән яшәде, шул шөбһә язмыш касәсендә шәрабны гел тәмсезләп торды. Г.Камал

Тәмсезләп яту Тәмсезләү процессында булу; озак вакыт дәвамында тәмсезләү. Ничәмә еллар рәттән, ничәмә йөзләгән нефть скважиналары грунт, туфрак суларын агулап, чишмәләрне тәмсезләп ятканнар лабаса. Ә.Маликов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә