ТӘМСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Тәмсез хәлгә килү, тәмсезгә әйләнү, начар тәм алу. Вакытында өзмәсәң, кызарып пешкән җиләк тә тәмсезләнә. Ф.Яруллин. Бу авылны шәһәр йоткан... Ә бәлки, чишмәләренең суы тәмсезләнгәч китеп барганнардыр? К.Кәримов

2) Тәм тою сәләтен югалту. Ләкин ул авызының тәмсезләнгәнен тойды һәм бу тәмсез сыекчаны шунда ук төкереп ыргытасы килде, ләкин иптәшләреннән яхшысынмады. Н.Әхмәдиев

3) күч. Теле, сөйләшүе бозылу, ямьсез сүзләр белән сөйләшә башлау. Ганинең эчүе ешайды, холкы кырысланды, теле тәмсезләнде. С.Зыялы

4) Авыр сүз әйтеп, килешмәгәнчә кыланып, мөнәсәбәтләрне бозу. Ул чакта үч саклаган, бер-берсенә хәтере калган кешеләр дә, телгә килешеп, тәмсезләнеп, ямьле көннәрнең ямен җибәрмәгәннәр. М.Хәсәнов. Юкка тәмсезләнәсең, хатын-кызга килешә торган түгел. Э.Яһудин

5) к. тәме китү (1 мәгъ.). Моңнарының бер тәме юк, Тәмсезләнде дөньялар. Өй турында туктап, бәлки, «Гөлҗамал»ны сузарлар ---. Р.Идиятуллин

Тәмсезләнә бару Торган саен ныграк тәмсезләнү

Тәмсезләнә башлау Тәмсезләнү билгеләре сизелү, тәмсезләнүгә йөз тоту. Вакыт-вакыт тәмам өлгереп, әчеп тәмсезләнә башлаган җиләкләрне ашарга киләләр алар. Шәһри Казан

Тәмсезләнә төшү Бераз тәмсезләнү; тагын да тәмсезләнү. Башка яшелчәләрдән аермалы буларак, чөгендерне тозлы суда пешермиләр, төсен югалта, һәм тәме дә тәмсезләнә төшә. Сөембикә

Тәмсезләнә язу Чак кына тәмсезләнми калу. Җилкуар исемен ишеткәч, авыз тәмсезләнә язды. М.Рафиков

Тәмсезләнеп бетү Тәмам тәмсез хәлгә килү, бөтенләй тәмсезләнү. Мин [балны], бик әчеп, тәмсезләнеп бетмәсен дип, базга төшереп куйган идем. Г.Камал. Яшьләр җыелыштан кайтуга, дөге боткасы суынып, тәмсезләнеп беткән иде. Н.Фәттах

Тәмсезләнеп йөрү Гел, еш тәмсезләнү. Зөлфәтнең безнең йортка килеп тәмсезләнеп йөрүен тыям мин. А.Гыйләҗев

Тәмсезләнеп калу Берәр хәлдән, тәэсирдән соң тәмсезләнгән хәлгә килү. Гадәттә, хатын-кыз белән булганнан соң, Сәет үзен физик һәм рухи яктан бушап, төссезләнеп, тәмсезләнеп калгандай сизә иде. Т.Галиуллин

Тәмсезләнеп китү Кинәт тәмсезләнү. Аның авызы тәмсезләнеп китте, кат-кат төкеренеп куйды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә