ТӘМСЕЗ с. 1. 1) Бернинди тәме булмаган. Тәмсез матдә. Иссез һәм тәмсез сыеклык 2) Тәме начар булган, ашаганда, эчкәндә, иснәгәндә ләззәт бирми торган. Карчык --- әзерләп килгән әрем кайнатмасын көчләп эчерде. Бу – гаҗәп бер тәмсез, әче нәрсә иде. Г.Ибраһимов. Ничек ашыйсың син шундый тәмсез нәрсәне? Ф.Яруллин 3) күч. Күңелне кыра, авыр тәэсир итә торган, күңелгә ятышсыз, кимсетүле. Әгәр син мин белгәннәрне белсәң иде, әгәр син аларның исәпләрендә береккән тәмсез фикерләрне уйласаң иде, --- ул вакыт син аларның йөзләренә лач итеп төкерер идең. Г.Буби. Син дә шул тәмсез сүзең белән эчемне пошырмасана! А.Гыйләҗев 4) күч. Мәгънәсез, ямьсез, буш, рухи канәгатьлек бирми торган. Дөрес, арада төссез, тәмсез, иләмсез җырлар да ишетелгәли. Х.Ширмән 2. рәв. мәгъ. Тәме күңелгә ятырлык итеп түгел; авызга алгысыз дәрәҗәдә. – Ризыгыгыз тәмсез пешкән, исраф итүдән артыгын белмисез, бай абзагыз ачуланды, – дип, тиктомалга барысын да орышырга тотынды. Ф.Яхин. Шуңа да иптәшләремнең, бакчада тәмсез ашаталар, тары боткасы бирәләр, бакчага барасы килми, дип сөйләүләре бик кызык тоела иде. Шәһри Казан ◊ Тәмсез телле Күңелгә ятышсыз итеп, дорфа сөйләшә торган. Аның ире – каты күңелле, миһербансыз, тәмсез телле Шиһабетдин – Ижевск шәһәрендә корал заводында эшли иде. М.Мәһдиев. Тәмсезгә китү Аралар, мөнәсәбәтләр начарлану, бозылышу. Бу кыланышларның ахыры тәмсезгә китеп бармасын. М.Фәйзи |