ТӘМЛЕ’-ТОМЛЫ с. 1. Ашар-эчәр өчен тәмле, ләззәтле. Тәмле-томлы ашлар көн дә булмый. Н.Дәүли. Төенчек эченнән тәмле-томлы нәрсәләр килеп чыкты. Р.Ахунҗанова 2. и. мәгъ. Шундый ризыклар. Хәлле яшәгән Сәбиләнең үзенә тәмле-томлы сузуына да шулай ук карамады. Т.Гарипова. Ә без матур итеп кунак булырбыз, фарсылардан килгән тәмле-томлыларны ашарбыз. М.Хәбибуллин |