ТӘМЛЕ’-ТАТЛЫ с. 1) к. тәмле-тәмле . Карун бай кырларга, яланнарга тәмле-татлы ризыклар да куеп караган. Г.Гыйльманов 2) күч. Күңелгә ятышлы, ягымлы; рәхәт. Тәмле-татлы хыялларга чумып, романтик квартирасына кайтып җиткәнен сизми дә калды. Г.Афзал. Шуңа күрә йокыны гадәти исеме белән генә түгел, тәмле-татлы йокы дип йөртә башлаганнар. Х.Гайнетдинов |