ТӘМЛЕЛЕК и. Билгеле тәмдә булу хәле; тәмле булу үзлеге. Туган якларында кыр бәрәңгесен алганда, сабакларын җыеп яндырганда, аның төтене шундыйрак саргылт яшел төстә булыр иде, ә исенең тәмлелеге турында әйтеп торасы да юк, хәзер сагынып искә төшерергә генә калды. М.Хәсәнов. Чәйнең тәмлелеген әйт син, телеңне йотарсың! Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә