ТӘМЛЕЛӘНҮ ф. к. тәмләнү . Сарык бәрәннәренең әчкелтем тирес исен, яшькелт камыш исе белән кушылып тәмлеләнгән исне сулый-сулый ятсаң һәм бик озак итеп йокласаң икән… Н.Яһудин. Сыерларның да сөтләре тәмлеләнде. Р.Рахман Тәмлеләнә бару Көннән-көн ныграк тәмлеләнү, тәмлелеге арту. Гаҗәп икән: үткән саен яшем, Тәмлеләнә бара арышың. Р.Сәйфетдинов Тәмлеләнә төшү Бераз тәмлеләнү; тагын да тәмлеләнү. Ә аңа юеш яфрак, ылыс исе кушылгач, ул тагын да тәмлеләнә төшә... Безнең гәҗит Тәмлеләнеп китү Сизелерлек тәмлеләнү. Син кайткач, ризыклар тагын да тәмлеләнеп киткән сыман була иде. Туган як. Киптерелгән гөмбәдән икенче аш әзерләгәндә, гөмбәне бераз сөттә тотсаң, ул хуш ислерәк була, йомшарып, тәмлеләнеп китә. Әлмәт таңнары |