ТӘМЛЕКӘЙ и. 1) Тәм-том, нинди дә булса тәмле, татлы ашамлык. Үз бакчаларында да хәттин ашкан андый тәмлекәйләр... Н.Сәйяр. Бөдрә чәчле, чем кара күзле, түгәрәк йөзле малай, нәни куллары белән өстәл читенә тотынып, аяк очларына баскан да, өстәл өстендәге тәмлекәйләргә түгел, күзләрен алмый Рәмилгә карый иде. К.Кара 2) бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан дүрткырлы озын сабагы ашарга яраклы, зәңгәр чәчәкле үлән үсемлек; иенке шалфей. Сукмак буенда кардан ычкынган былтыргы әрем, тәмлекәй сабаклары баш күтәреп маташалар. Ә.Еники |