ТӘМЛЕ с. 1. 1) Нинди дә булса тәме булган, ниндидер тәм килеп торган. Әче тәмле дару

2) Ашар, эчәр өчен татлы, ләззәтле. Күп һәм симез ит белән озак кайнаган бу шулпа бик көчле, бик тәмле, бик туклыклы иде. Г.Ибраһимов. – Менә Фатихәттәй белән Мәдинә Идрисовна сиңа бик тәмле мүк җиләге кесәле җибәрделәр, – диде ул, сумкасыннан пыяла банка чыгара-чыгара. Г.Әпсәләмов

3) Исе әйбәт булган, хуш исле. Йортның ишеге, хуҗаларның күңеле киңлеген раслап, киерелеп ачылган, морҗасыннан, каен тузы янган тәмле ис таратып, юаш кына төтен чыга. А.Гыйләҗев

4) күч. Зур канәгатьләнү хисе, рухи рәхәтлек бирә торган; ләззәтле. Ашыйсы килми… эчәсем килми. Баштанаяк гыйшык сайрый торган, теге матур, тәмле романнар да туйдырган. Г.Ибраһимов. Кичке аштан соң һәркемнең кәеф әйбәт. Куе, тәмле әңгәмә бара. М.Мәһдиев

5) күч. Күңелгә ятышлы, күңелне йомшартырлык. Сиңа соң тәмле телемне әрәм итеп торган булам. Ф.Хөсни. Директор тугры колын елмаеп, тәмле сүзләр белән коендырып, үз катына чакырып кертте. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. Тәндә, күңелдә ләззәт һәм рәхәтлек тоеп, рәхәтләнеп. Уятып сорарга кызгандым, бигрәк тәмле йоклый идең. Н.Әхмәдиев. Тәмле ашап алсаң, әллә ниләр кылып, майтарып ташлыйсы килә. Г.Каюмов

3. и. мәгъ. Ашаганда, эчкәндә ләззәт китерә торган азык. Өстәлләрдә --- тел белән әйтеп бетерә алмаслык матур, кәрәзләп өелгән, чәчәктәй чәкчәкләр, шулай ук чәчәк кебек матур купшы гөбәдия һәм башка тәмлеләрне санасаң, санау озакка китәчәк. Б.Рәхимова

Тәмле телле Кешеләр белән ягымлы, йомшак итеп сөйләшә белгән. Мөхәммәтшакир бу мәдрәсә шәкертедәй сәйләндәй тезеп кенә чишелеп тәмле сөйләшүче тапкыр малайны ошатты. Безнең якның кызлары-егетләре бик тәмле теллеләр. М.Мәһдиев. Тәмле телне тәмсезләү Берәү турында кирәкмәгән, килешмәгән нәрсә сөйләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә