ТӘМЛӘ’Ү I ф. 1) Берәр ризыкның, эчемлекнең авызга кабып тәмен билгеләү, авыз итеп тәмен белү; шуңардан авыз итү, татып карау. Тик шул ук брамат Тәвриз Мөбарәков турында гына: «Коньякларын эчә, икраларын тәмли, --- әмма бәяне куймый», – дип сөйлиләр иде. Т.Галиуллин. Бу «затлы нигъмәтне» тәмләгән Мөхәммәт Мәһдиев белән Фәрваз Миңнуллин, җае чыккан саен, әле хәзер дә шаяртып искә төшереп торалар. Казан утлары

2) Ризыкны төрле тәмләткечләр ярдәмендә тәмле итү, тәм өстәү. Ашны борыч, бөтнек, дәфнә яфрагы салып тәмләү. Чәйне шикәр салып тәмләү

Тәмләп калу Тәмләргә өлгерү. Шишкин урманнары һавасын суларга, Чулман, Вятка балыгын тәмләп калырга теләүчеләрнең саны көннән-көн арта бара. Т.Галиуллин

Тәмләп карау Сынау-тикшерү максаты белән нәрсәне дә булса тәмләү. – Бабагыз бүген яңа бал суыртты, тәмләп карагыз, – дип, боларны чакырып алды. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә