ТӘМЛӘТҮ ф. 1) Ризыкка тәмләткечләр салу, махсус рәвештә тәмле итү. Мәтрүшкә дә салыйммы? Иллә дә тәмләтә инде ул чәйне! Ш.Маннапов 2) күч. Йомшак, ягымлы итү. Булачак бианасы киленгә бал белән май каптырды, әйтерсең Әмдәзиянең әрем телен шул гына тәмләтә ала! Н.Көбәш Тәмләтә төшү Беркадәр тәмләтү Тәмләтеп алу Тиз генә тәмләтү. Халат кесәләренә «авыз тәмләтеп алырсыз» дип алма, апельсин, шоколад, груша ише вак-төякне салсаң да, мәгънәле елмаеп кабул итәләр. Т.Галиуллин Тәмләтеп җибәрү Тиз арада, өстәмә рәвештә тәмләтү; тәмләнгән хәлгә китерү. Киңәш: диңгез кәбестәсе, помидор, суган, зәйтүн җимешеннән салат ясагыз да зәйтүн мае белән тәмләтеп җибәрегез. Сөембикә |