ТӘМЛӘ’П-ТӘМЛӘП рәв. 1) Ризык яки эчемлекнең тәмен белеп, аңлап, ләззәт ала-ала, ләззәтләнеп. Мәрхәбә дә ширбәткә оста булып чыкты: --- хуҗа хатынның элекке әзерләгәненә караганда тагын да тәмлерәк ясап куйды. Мәҗлестә моңа авыз гына тидерделәр, тәмләп-тәмләп өчәр генә йоттылар. Г.Ибраһимов 2) күч. к. тәмләп (2 мәгъ.) |