ТӘМЛӘП рәв. 1) Берәр нәрсәне авызга кабып, тәмен билгеләп, татып, авыз итеп 2) Нәрсәнең дә булса тәмен тоеп, тәме белән ләззәтләнеп. Юл читендәге тукранбаш чәчәгендә --- төклетура тәмләп кенә бал суырып маташа. Г.Бәширов. Аннан соң эре тешле карт та бер дә әле сиздерми: әтисе белән бергә тәмләп чәй эчәләр. М.Мәһдиев 3) күч. Берәр нәрсәдән ләззәт табып, рәхәтләнеп, ашыкмыйча, җиренә җиткереп, тиешенчә бәяләп. – Хатын-кызга диплом югарырак кругтан кияү сайлар өчен генә кирәк, – ди торган иде апасы һәм Фазылҗанны ничек итеп «кулга төшерүен» бик тәмләп сөйләргә керешә иде. Г.Әпсәләмов |