ТӘМЛӘНҮ ф. Тәм керү, тәмлегә әйләнү. Авыз тулы коймак, чәйнәгән саен тәмләнә. А.Гыйләҗев. Балан кырау тигәч тәмләнә. Ш.Галиев. Хәлвә, хәлвә, дигәннән генә авыз тәмләнми. А.Хәлим Тәмләнә башлау Тәмләнүе сизелү, беленү. Ашлары тәмләнә башлаган. Ә.Шәймәрданов Тәмләнә төшү Бераз тәмләнү; тагын да тәмләнү Тәмләнеп китү Тиз арада тәмләнү. Өйгә урман исе, табигать исе, сафлык исе кереп тулды, һава хушланып, тәмләнеп китте. Г.Гыйльманов |