ТӘМЛӘНДЕРҮ ф. Тәм бирү, тәмле итү, тәмлегә әйләндерү. Табынга куелган гәрчич я керән төслерәк: үзе ачы булса да, ризыкны тәмләндерә. М.Маликова

Тәмләндерә төшү Бераз тәмләндерү; тагын да тәмләндерү. Рабига ханым ризыкны тагы да төрләндерә һәм тәмләндерә төште, ирен юк-бар белән артык йөдәтмәскә, борчымаска тырышты. Э.Касыймов

Тәмләндереп җибәрү Тиз генә тәмләндерү. Нәрсә әйтергә теләвен аңламасам да, тәнгә җылы йөгерттем дә тәлинкәдәге кыяр кисәге белән авызны тәмләндереп җибәрдем. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә